Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхсән үзе шәһәр урамнарын юдырту һәм дезинфекцияләү эшләрен бүлүдә катнашты.
30 марттан Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, барлык халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Татарстанның бөтен территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак.
Моның белән бәйле рәвештә КФЙ ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, паркларны һәм скверларны, тукталышларны дезинфекцияләү эшләре алып барыла.
Бүген "Татнефть " ГАҖ генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән "Татнефть " коммуналь техникасы иртәдән Лениногорск шәһәре урамнарын дезинфекцияләү һәм юдырту эшенә кереште. Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә.
Лениногорскилылар, без сезне профилактик рекомендацияләрне җентекләп үтәргә һәм һәрхәлдә кирәк булган очракта гына өйдән чыгарга чакырабыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!