Пенсия фонды "Татарстан Почтасы" УФПС аша түләүләр алучы гражданнарга пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк

2020 елның 3 апреле, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

Түләү пенсияләрне илтеп җиткерү графигы белән билгеләнгән даталардан иртәрәк, шуңа бәйле рәвештә, «Татарстан Почтасы» ФПС аша пенсия алучы гражданнарга, пенсия алу адресы буенча өйдә булу сорала.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, оператив мәгълүмат, шулай ук Пенсия фонды органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды Идарәсенең телефон номеры буенча (85555) 5-05-45, 5-23-01) алырга мөмкин

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International