Янгын куркынычы булган чор

2020 елның 3 апреле, җомга

Хөрмәтле лениногорскилылар!!! Ел саен язгы-җәйге чорда янгыннар саны шактый арта. Янгыннарның төп сәбәпләре-ут белән саксыз эш итү: коры үләнне яндыру, учаклар үрчетү, тәмәке тартканда саксызлык, көнкүреш электр приборлары белән эш иткәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү.

Үзегезне, туганнарыгызны фаҗигадән саклау өчен гади кагыйдәләрне үтәгез:

· Кры үлән, агачлар янында учак якмагыз;

· Коры үлән яндырмагыз;

* Тирә-юньне чүп-чардан, төзелеш материалыннан һәм коры үләннәрдән вакытында чистартыгыз;

* Янгын куркынычы янаган чорда балалар һәм яшүсмерләр белән аңлату эшләре алып барыгыз. 

* Җылыту приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләгәндә, шулай ук мунчаны эксплуатацияләгәндә сак булыгыз;

* Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез. 

* Төзек электр приборларыннан, штепсель розеткаларыннан гына файдаланыгыз, электр үткәргечләрнең изоляциясе торышын күзәтегез;

* Урын-җирләргә, сарайларга, чардакларга, ягулык материалларын саклау урыннарында тартмагыз, шырпы яндырмагыз, тәмәке тартмагыз;

· Өйдә һәм ишегалдында беренчел янгын сүндерү чаралары булуын контрольдә тотыгыз;

· Өйдән чыгып киткәндә электр приборларын сүндерергә онытмагыз.

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен гражданнарга 2000 сумнан 4000 сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Янгын чыгуын күрсәгез, бу хакта кичекмәстән «01» телефонына яки «112»мобиль телефонына хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International