Коры үлән яндыру тыела

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Яз көне коры үләнне яндыру куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа территорияләрне чүп-чардан чистартканда янгынкүзәтчелеге бүлеге киңәшләрен төгәл үтәгез.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы гражданнары, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:

-Кыры үләнне урман, агач тирәләрендә яндырмагыз

-Чүп-чарны контрольсез яндырмагыз һәм учакларның зураеп китүенә юл куймагыз

Учакны яндырып калдырмагыз.

Балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез

Ут бер корылмадан икенчесенә күчмәсен өчен, хуҗалык ишегаллары, гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз

Шырпы һәм тәмәке тартмагыз.

Урманда үз-үзеңне яндыра торган материал, кояшлы һавада кояш нурын фокуслый торган пыяла савыт-саба калдырмагыз, ул коры үсемлекне ялкынландырырга мөмкин.

Урман янгынын ачыклаганда аны сүндерү чараларын күрегез. Кайчагында ялкынга су сибү дә җитә

Янгынны үз көчегез белән сүндереп булмаса, куркынычсыз урынга чыгыгыз һәм шунда ук урман хуҗалыгы, янгын сагы хезмәткәрләренә хәбәр итегез (01,101,12 телефоннары), җирле хакимият хезмәткәрләренә янгын учагы турында хәбәр итегез һәм анда ничек барып җитәргә кирәклеген аңлатыгыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерә. Ул Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.4 статьясында беркетелгән һәм гражданнар, вазыйфаи һәм юридик затлар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар шактый зур. Әйтик, гражданин өчен штраф – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи зат өчен-6 меңнән 15 меңгә кадәр тәшкил итә. штраф суммасы арта һәм 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, 15 меңнән 30 мең сумга кадәр һәм 30 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Юридик затлар өчен штрафларның шактый зур күләме билгеләнде: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен оешма 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, ә махсус янгынга каршы режим шартларында штраф күләме коры үлән яндырганда милекне юк иткән очракта, 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин, җинаять эше кузгатылырга һәм гаепченең тулы күләмдә матди зыянын капларга мөмкин.

Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын онытмагыз: 01, 101 яки 112!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International