ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, начар метеорологик күренешләр :
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 30 мартында көндез урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяктан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+3.
Һаваның максималь температурасы көндез +10..+14.