Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары!
Лениногорск муниципаль районы Башлыгының вазифаларын башкаручының 2020 елның 25 мартындагы 52 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә 2020 елның 26 мартыннан барлык спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар (дискотекалар), балалар өчен уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген туктатулары турында хәбәр итәбез.