Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты республиканың идарә кадрлары резервына өстәмә җыю турында игълан итә!
Идарә тәҗрибәсе, җитәкченең алга киткән компетенцияләре булган һәм Татарстан үсешенә үз өлешен кертергә теләүче гражданнар катнашырга чакырабыз.
Бәяләү процедураларын уңышлы узган очракта, сез булдыра аласыз:
- халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән Милли проектлар (Цифра икътисады, Сәламәтлек саклау, Демография, Мәдәният һ.б.) кысаларында инициатива тәкъдим итәргә һәм гамәлгә ашырырга;
- республиканың иң яхшы идарәчеләре командасына эләгергә;
- Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан остаздан консультацияләр алырга (Татарстан Республикасы Премьер-министры; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары;
- Региональ һәм федераль дәрәҗәдәге иң яхшы экспертларны җәлеп итеп, әзерләү буенча махсуслаштырылган программа үтәргә.
Татарстан Республикасы идарәче кадрлар резервына конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу хокукына Россия Федерациясе гражданнары югары һөнәри белемле һәм идарә эшчәнлеге стажы булган.
Кандидатларга карата җентекле таләпләр Татарстан Республикасы идарәче кадрлары резервын формалаштыру, әзерләү һәм куллану тәртибе турында нигезләмәдә күрсәтелгән. Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар: а) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән шәхси гариза; б) кандидатны Нигезләмәнең 11 пункты нигезендә тәкъдим иткән зат тарафыннан имзаланган характеристика; в) белешмә-объективка (кәгазьдә һәм электрон рәвештә); г) сәламәтлекнең торышы турында документ.
Документлар Казан шәһәре, Кремль, 9 корпус, эш көннәрендә 102 кабинет адресы буенча кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 567-88-62 яисә электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә була: dgs.aprt@tatar.ru