Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 гыйнварындагы 66 номерлы карары белән (2019-nCoV) тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә кертелде.
Гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиеник нормативларны бозуда, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәүдә чагылган халыкның санитар - эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу, шул исәптән җинаять җаваплылыгына китерә( Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 236 ст.):
саксызлык аркасында массакүләм авыруга яисә кешеләрне агулауга китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу сиксән мең сумга кадәр күләмдә яисә алты айга кадәр чорда хөкем ителгәннең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, йә билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, йә өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә бер елга кадәр төзәтү эшләре, йә бер елга кадәр иреген чикләү белән җәзалана;
Шул ук саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән гамәл мәҗбүри эшләр белән - дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр, йә алты айдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә биш елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.