Татарстанлыларның бакча һәм торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерүгә бер ел калды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булуын искә төшерә. Моңа кадәр, "дача амнистиясен" озайту нәтиҗәсендә татарстанлылар мондый күчемсез милекне төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр итмичә генә теркәү мөмкинлегенә ия.

Шулай итеп, хәзерге вакытта бакча участогында торак яки бакча йортын милеккә рәсмиләштерү өчен кадастр инженерын чакыртырга кирәк, ул йортның техник планын әзерләячәк, ә аннары КФҮнең теләсә кайсы офисына, дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә, дәүләт пошлинасын 350 сум күләмендә түләргә кирәк. Әгәр моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләргә өлгермәсәк, алга таба җирле үзидарә органына күчемсез милек объектын төзи башлау турында кирәкле документларны, ә аннары төзелешне тәмамлау турында хәбәрнамә бирергә туры киләчәк.

"Дача амнистиясе" чорында (2006 елдан) Татарстан Росреестры тарафыннан 740 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән.

Моннан тыш, гади тәртиптә шулай ук гражданнарга, Җир кодексы үз көченә кергәнче, ягъни 2001 елның 30 октябренә кадәр, сроксыз файдалануга яки гомерлек мирас итеп биләүгә бирелгән җир участокларын милек итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданның кулында мондый кишәрлеккә хокук билгели торган документ булырга тиеш: таныклык, шартнамә яисә кишәрлекне сроксыз файдалануга яисә гомерлек мирас итеп биләүгә бирү турында берәр акт, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә һәм башкалар.

Хокук билгели торган документ милек хокукын теркәү турындагы гариза белән КФҮнең теләсә кайсы офисына бирергә кирәк, шул ук вакытта дәүләт пошлинасын 350 сум күләмендә түләргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International