2020 елның 16 мартында «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре Лениногорск үзәкләштерелгән китапханә системасы ветераннарына тапшырылды.
Әхмәтҗанова Минзада Галиулла кызы һәм Әхмәрова Канифә Гыйльфан кызы күп еллар системаның үзәк һәм балалар китапханәләрендә эшләделәр. Үз эшләренә һәм кешеләргә җаваплы һәм игелекле карашлары өчен алар коллектив һәм укучыларның ихтирамын казандылар. Алар ярдәме белән китапханәләрдә һәрвакыт чисталык һәм уңайлылык хөкем сөрде.
Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, юбилей медальләрен тапшырганда, аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Ветераннар бик матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, алар бүген аларга зур хөрмәт белән карыйлар, оныклары Һәм оныкчыклары бар.