Иске Иштирәк авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачылу тантанасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск РҮХнең баш табибы Роман Кобзарев катнаштылар.

Фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү»региональ проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде. Ул тулысынча кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган. Хәзер Иске Иштирәк авыл җирлегендә яшәүчеләр уңайлы шартларда медицина ярдәме  алачаклар. Яңа модульле бинада салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, электр белән җылыту бар.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты-авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен көтеп алынган бүләк.

ФАПны ачу тантанасында катнашучылар Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, район җитәкчелегенә, подрядчы оешмаларга, төзүчеләргә авыл сәламәтлек саклавына игътибар күрсәткәннәре һәм кешеләр турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Яңа ФАП ачылу авыл халкы өчен бәйрәм вакыйгасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International