Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары «Алтын лира " Халыкара конкурсы лауреатлары булдылар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

14 мартта Казанда «Алтын лира» Халыкара конкурс-фестивале узды, анда Н.М.Кудашев исемендәге Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары актив катнашты һәм лауреат булдылар.

1 дәрәҗә лауреатлар - Сергеева Арина фортепиано ансамбле ( укытучысы Марина Палитовна Маркелова) һәм Сирик Виктория ( укытучысы Рәзидә Габделбарый кызы Яновская ), 2 нче дәрәҗә лауреатлар - «Ассорти» фортепиано ансамбле Мөхәммәтшин Реваль (укытучысы Гөлфия Фиалитовна Аганина) һәм Назарова Майя( укытучысы  Диләрә Фәрхәт кызы Самохвалова). 

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International