ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үзләштерү максатыннан, Ормышлы авылы социаль хезмәткәрләре «Исток-Башлангыч» халыкка дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Туган якка мәхәббәт белән»дип исемләнгән шигъри калейдоскоб белән очрашу үткәрделәр.
Китапка мәхәббәт, татар язучыларының әдәби иҗатына мәхәббәт белән берләшкән "туган җаннар" арасында кызыклы аралашу булды. Социаль хезмәтләр алучы Хисамова Мөкәрәмәнең өенә кунакка чакырылган мәктәп укучылары һәм өлкән яшьтәге волонтерлар Г.Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Х. Такташ әсәрләреннән өзекләр кызыксынып тыңладылар. Ә йорт хуҗабикәсе, шигырь сөюче, үз шигырьләрен укыды.
Бу очрашу барысына да бик ошады, әхлакый канәгатьләнү һәм позитив аралашудан шатлык алган һәркем өчен мондый чараларга ихтыяҗ зур.