Бүген Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 100-нче сабыйны теркәү тантанасы узды. Әлеге истәлекле вакыйга белән Артем Александрович һәм Зәринә Нәби кызы Артемьевларны котларга Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова һәм «Алтыным» балалар товарлары кибете вәкиле Гөлшат Хәмидуллина килде.
Майя Артемовна Артемьева 2020 елның 3 мартында туа, бу-Артемьевларның беренче баласы. 2020 ел-ТАССРның 100 еллыгы юбилей елы, һәм ул сабый туу Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә йөзенче язылу белән туры килде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов әти-әниләрне сабыйлары туу белән котлады, аларга нык сәламәтлек, һәм гаилә бәхете теләде. Сабыйның туу турында таныклык, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән Лениногорск районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова котлады һәм аларга котлау хаты тапшырды.
«Алтыным» балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина яшь гаиләгә «Алтыным» кибетенә сертификат тапшырды, гаиләгә иминлек, муллык, тынычлык һәм уңышлар теләде.
Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!