КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалы студентлары өчен профилактик чара

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февральдә "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм үзәге директоры Ольга Ященко КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы базасында стресс, депрессия, суицидны профилактикалау буенча беренче курс студентлары белән «Яшәү сәнгате»дигән темага чара үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты - студентларда стресс ситуацияләреннән конструктив чыгу күнекмәләрен формалаштыру, тормышта авырлыкларны җиңеп чыгуга уңай караш формалаштыру иде.

 Дәресләрдә үз шәхесенең генә түгел, башка кешеләрнең дә уникальлеге һәм кабатланмаслыгы турында сөйләделәр.  Укучылар төрле ситуацияләр турында кызыксынып фикер алыштылар, эчке киеренкелекне бетерү, үзбәя күтәрү методларына өйрәнделәр, үз хис-кичерешләре белән идарә итәргә өйрәнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International