Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе була

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Лениногорск Мәшгульлек үзәгенең мәгълүмати залында эшсез гражданнар һәм барлык эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе узачак.

Ярминкә 13 февральдә узачак, башлана сәгать 10.00.

Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарны Гагарин урамы, 51нче йорт, 2 этажда көтеп кала.

Чара барышында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белән сөйләшергә була, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International