Лениногорск районында сугыш һәм хезмәт ветераны Касыйм Хөснетдиновны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе, педагог Касыйм Гарип улы Хөснетдинов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Истәлекле датаны бәйрәм итүгә ветеранның балалары, оныклары һәм туганнары җыелды.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк килгән иде.

"Сез сугыш елларының барлык авырлыкларын кичергән, сугыштан соң илне җимереклектән күтәрергә туры килгән җиңүчеләр буыны,  Без сезнең белән горурланабыз", - диделәр ветеранга кунаклар.

Алар юбилярга район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм оптимизм теләделәр.

Ветеранга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Туктар Урдаласы авыл җирлеге башлыгы Марат Җиһаншин, мәктәп директоры Гөлфия Зәйнетдинова һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре җиткерделәр.

Касыйм Гарип улы сугыш һәм тыныч вакытта башкарган эшләре турында хатирәләре белән уртаклашты. Ул 1925 елның 10 февралендә Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылында туган. 1943 елда фронтка алына. Сугыштан кайтканнан соң мәктәптә укытучы булып эшли. Хатыны белән алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Ул бүген дә актив тормыш алып бара, мәктәп укучылары белән очраша, аларга авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйли.

 «Мондый яшьтә җәмгыять өчен файдалы булуыма мин бик шат. Еш кына очрашуларга чакыралар, мәктәп укучылары белән очрашам, мин моңа бик шатмын", -диде ветеран һәм үзен котларга килүчеләргә рәхмәтен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International