Лениногорскилыларга 8 февральгә һава торышы фаразы

2020 елның 7 феврале, җомга

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 7 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 8 февралендә 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава.

Төнлә бераз кар, көндез явым - төшемсез.

Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә һәм максималь көндез -10..-15, төнлә һәм иртән аязганда -18. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International