5 февральдә 12 нче лицей базасында башлангыч сыйныф укытучыларының ММО утырышы булды. ММО утырышы эшендә шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфлар укытучыларының 18 җитәкчесе, Тимәш урта мәктәбе, Иске Писмән, Урманасты төп гомуми белем бирү мәктәбе, Ивановка төп гомуми белем бирү мәктәбе, Зәй- Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Чыршылы җитәкчеләре катнашты.
ММО утырышы 12нче лицейның башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан югары методик дәрәҗәдә әзерләнгән. Утырышта катнашучылар “12нче лицей” МББУ укытучыларының эштән тыш эшчәнлек аша проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча педагогик тәҗрибә белән таныша алдылар. Эш тәҗрибәсе лицейның 2,3 класс укучыларының индивидуаль проектын, лицей педагогларының мастер-классын яклау аша тәкъдим ителде.