Лениногорскилылар өчен 6 февральгә һава торышы фаразы

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 6 февральдә төнлә һәм көндез аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. 

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -9..-12, аязган вакытта -17; көндез максималь һава температурасы -7..-10.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International