Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 5 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Кичә 3нче мәктәпнең актлар залында 5нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр чираттагы очрашуга җыелдылар.

Чарада Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Очрашу башында ТОСның 2019 елдагы эше һәм 2020 елга планнары турындагы доклад белән 5 нче ТОС рәисе Наталья Егорова чыгыш ясады.

5 нче җирле үзидарә советы 2012 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара, бүгенге көндә 18 урам, 340 шәхси йорт һәм 8 күпфатирлы йортны үз эченә ала, 3600-дән артык кеше яши. Төп предприятие-«Алабуга-2№ ҖЧҖ идарәче компаниясе. Баш предприятие ярдәмендә халык белән социаль эш алып барыла. Ветераннарга, толларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелә. Микрорайонда яшәүчеләр ТОС эшен оештыруда актив катнаша.

Аннары доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные, өлкән лейтенант Руслан Гәрәев, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының каравыл башлыгы ярдәмчесе Николай Иванов һәм «Лениногорскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең өйгә хезмәт итү мастеры Владимир Иванов чыгыш ясадылар.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турында тулы мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләр һәм бурычларны билгеләде, микрорайонда яшәүчеләрне мошенниклык очракларының ешаюы белән уяу булырга чакырды. Шулай ук ул «Безнең ишегалды» проекты турында сөйләде, аның кысаларында 2020-20222 елларда 200-дән артык ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов баш предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм территориаль иҗтимагый советларда уртак көч белән төзекләндерү, яшелләндерү һәм социаль-мәдәни юнәлеш буенча зур эш башкарылуын ассызыклады һәм микрорайонның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, актив тормыш позициясе һәм 5-нче номерлы ТОС уздырган чараларны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Ангелина Дошкинага Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Халык үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә турыдан-туры бирә.  Алар барысы да исәпкә алыначак һәм район җитәкчелегенең шәхси контроленә алыначак. Халык белән очрашулар инде 4 микрорайонда узды һәм 2020 елның 14 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген халык белән очрашу 2 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен 7 нче мәктәптә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International