"Форпост" үзәге активистлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча акция үткәрделәр

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«Форпост» үзәге активистлары юл - транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә яшьләрнең үлем-китем санын киметүгә юнәлдерелгән акция уздырдылар.

Җәяүлеләргә автомобильнең фарасы яктылыгында чагылдырыла торган һәм шоферга тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене (велосипедчыны) күрергә мөмкинлек бирә торган киемгә фликерлар (яктылык кайтаргычлар) тапшырылды. Өлкәннәр дә, балалар да  фликерларны бик теләп кабул иттеләр.

Акцияне оештыручылар мондый сувенирларны үзләре белән йөртү гадәте шәһәрнең барлык җәяүлеләрендә дә барлыкка килер дип өметләнә. Юлда иң мөһиме – куркынычсызлык бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International