Лениногорскилылар, сак булыгыз, түбәдән кар һәм боз төшү мөмкин!

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Көчле кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү, боз сөңгеләре төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.

Сак булыгыз, мөмкин кадәр биналар янына якын килмәгез. Бинадан чыкканда түбәләргә кар массалары, боз һәм боз сөңгеләре җыелуга игътибар итегез. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.

Автомобильләрне  биналар һәм корылмалар янында калдырмагыз. Еш кына боз сөңгеләре водостоклар өстендә хасил була, шуңа күрә йортларның фасадларының бу урыннары аеруча куркыныч була. Аларны читләтеп үтәргә кирәк.

Йорт түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләре һәм кар өемнәрен күргән очракта, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International