2020 елның 31 гыйнварында «Балалар иҗат йорты» МБМУ базасында Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Җиңү волонтерлары» I район иреклеләр форумы узды, ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.
Әлеге чарада мактаулы кунаклар: Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Альберт улы Идрисов, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсешенең координация үзәге җитәкчесе Наталья Вячеславовна Кулагина, Лениногорск районы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы ветераны Абдулаиз Шәйхетдинович Камалтдинов, ДОСААФ Лениногорск автомәктәбе җитәкчесе Ирина Александровна Чумарина, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Елизавета Размикелян Данина, Балалар иҗаты йорты директоры Татьяна Семёнова катнашты.
Форум кысаларында гражданлык-патриотик тәрбия өлкәсендә белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслары, мотивацион тренинг программасы, Ленинград блокадасын бетерү көненә багышланган "Хәтер сәгате" һәм ирекле хәрәкәт активистларын бүләкләү узды.