Лениногорскида халык белән очрашулар башланды. Традиция буенча алар Лениногорск районы башлыгы, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашында уза. Беренче очрашу 30 гыйнварда 4нче мәктәптә, 13нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен узды, аның төп предприятиесе - "Лениногорскнефть"идарәсе.
2019 елдагы эш турындагы хисап белән 13 нче ТОС рәисе Ленар Әхмәтшин чыгыш ясады. Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарә 26 күпфатирлы йортлы 7 урамны үз эченә ала. Халык саны 4 мең 900 кеше тәшкил итә, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, оешмаган пенсионерлар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр бар. Ленар Алмазович билгеләп үткәнчә, барлык категория гражданнар белән дә эш алып барыла.
Аннары укыту-тәрбия эше турында доклад белән 4 нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов чыгыш ясады. Әлеге микрорайон территориясенә "Жилсервис" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында директор Олег Баштанов сөйләде.
Полиция участок уполномоченные Татьяна Андреева үз чыгышында гражданнарның уяулыгы, мошенниклык очраклары ешаюга бәйле мәсьәләләргә кагылды. Аннары Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге һәм «Лениногорскгаз»ЭПУ вәкилләре чыгыш ясады.
Очрашуга йомгак ясап, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турында җентекле мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләр һәм бурычлар билгеләде.
Очрашу халыкның актив катнашында узды. Теләүчеләр үз сорауларын бирә һәм аларга җаваплар ишетә алдылар. Мәктәп фойесында укучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. "Милли проектлар" фотокүргәзмәсе эшләде, анда Лениногорск районында 2019 елда тормышка ашырылган милли проектлар сурәтләнгән иде.
Ахырда район башлыгы микрорайонда яшәүче Ләйсән Газизовага төрле чараларда актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.