Лениногорскида «Блокадалы икмәк" дигән хәтер дәресе узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Бөек Ватан сугышының иң героик һәм фаҗигале сәхифәләренең берсе-Ленинград блокадасы. 30 гыйнвар көнне блокададагы Ленинградның тыныч халкының батырлыгы һәм фаҗигасе турында тарихи хәтерне саклау максатыннан, «Форпост» үзәге яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы белән берлектә 13 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Блокадалы икмәк» дигән хәтер дәресе үткәрде.

Балаларга сугыш елларында Ленинградта булган вакыйгалар, аның халкының батырлыгы  турында сөйләделәр. Аннан соң балалар 3 командага бүленде, аларга үзләрен Ленинград сакчылары – разведчик итеп күрсәтергә һәм югары командованиенең кайбер биремнәрен үтәргә тәкъдим ителде. 

Дәрес бер минут тынлык белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International