Лениногорскилылар өчен һава торышы

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 29 гыйнварында аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10, иртән һәм көндез көчәйгәндә 13 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -17..-19, аязган вакытта -25, көндез максималь һава температурасы -9..-11 градус.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International