Хөрмәтле лениногорскилылар, биналар һәм корылмаларга керү юлларын капламагыз

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Йорт һәм корылмаларга керү юллары ябык булу сәбәпле, янгын автоцистерналары һәм махсус коткару техникасы янгын урынына килеп җитә алмый, ә бу вакытта кемнеңдер гомере өзелергә мөмкин! 

Янгын сүндерүчеләр юлны мөмкин кадәр тизрәк азат итәргә тырышалар. Әгәр закон бозучы автомобильне алырга ашыкмый икән, янгын сүндерүчеләр үз көчләре белән машинаны күчерә. Федераль закон аларны махсус техника юлын бүлдергән транспорт чарасы өчен җаваплылыктан азат итә .

Хөрмәтле лениногорскилылар! Бу проблемага җитди карагыз: биналарга һәм корылмаларга керү юлларын капламагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International