«Тургай» Шөгер балалар бакчасы базасында юл йөрү кагыйдәләре буенча муниципаль семинар-практикум узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 гыйнварында «Тургай» Шөгер балалар бакчасы базасында «Уен - балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең мөһим формасы» темасы буенча семинар-практикум булып узды.

Әлеге чара кысаларында районыбызның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары әлеге юнәлеш буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мастер-класслар, интерактив пособиеләр күрсәтелде, “Бәхетле юл” эшлекле уены үткәрелде.

Чакырылган кунаклар арасында Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәнең Лениногорск районындагы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова да бар иде.  Ул муниципаль семинарны оештыруның һәм уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең актуаль мәсьәләләренә җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International