23 гыйнварда Лениногорск муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә җәмәгать һәм шәхси секторның эре мөгезле терлекләрен ясалма орлыкландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, идарә башлыгы Илнур Шамарданов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры урынбасары И.Р. Закиров, авыл җирлекләре башлыклары, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.
Илнур Шәмәрдәнов киңәшмәнең башында 2019 елда ясалма орлыкландыру буенча башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Район буенча күрсәткечләрнең түбән булуын һәм нибары 52 % тәшкил итүен билгеләп үтте. Бу хуҗалыклар җитәкчеләренең һәм җирлек башлыкларының эшләп җиткермәве. И.Р. Закиров Татарстан Республикасы буенча ясалма орлыкландыру буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде, эшчәнлек төрләре һәм «Элита» ГПП АҖ предприятиеләре хезмәт күрсәтүләре белән таныштырды. Шулай ук районда эшләтеп җибәрелә торган пилот проекты турында, "боҗра" методы принцибы буенча да бәян ителде. Методның асылы шунда ки, «Элита» ГПП АҖ белгеченә берничә авыл җирлеге һәм хуҗалыгы беркетеләчәк, аларда яңадан җитештерү буенча технолог юк.
УЗИ аппараты ярдәмендә сыерның бушлык мониторингы белән тормышка ашырылачак, ул инде кырыгынчы көнгә сыерның бушлыгын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, бу сервис чорын сизелерлек киметә.