Үзәк китапханә хезмәткәрләре нефть техникумында хәтер сәгате узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

22 гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Лениногорск нефть техникумында «Яшьлек сугышка китә» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара «Яшь гвардия» антифашистик комсомол оешмасына багышланган иде.

 Чарада катнашучылар яшьгвардиячеләрнең эшчәнлеге, Александр Фадеевның «Яшь гвардия» романы һәм тарихи документлар белән якыннан таныштылар. Шулай ук, студентлар игътибарына «Яшь гвардия» фильмыннан өзек тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International