Мәдәният сараенда шәһәр һәм район ветераннары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган халык иҗаты фестиваленең беренче этабы узды.
Фестивальдә аерым башкаручылар, вокаль ансамбльләр, хор һәм фольклор коллективлары катнашты.
I тур җиңүчеләре фестивальнең икенче этабында катнашачак. Ул март аенда Әлмәттә узачак.