«Россия Мәдәният фонды» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы тарафыннан, Россия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә Россия гражданлык тәңгәллеген ныгытуга юнәлдерелгән иҗади проектларны гамәлгә ашыруга грантлар бирү максатыннан, коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу конкурсы игълан ителде. Конкурс «Мәдәният»милли проекты кысаларында үткәрелә.
Конкурс номинацияләре арасында: халык иҗаты, музыка сәнгате, театр сәнгате, хореография сәнгате, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, музей эше, китапханә эше бар. Гаризалар кабул итү вакыты агымдагы елның 10 февраленә кадәр дәвам итә.
Конкурста катнашу һәм гариза бирү шартлары белән сайтта танышырга мөмкин: www.rcfoundation.ru