Лениногорскида 2020 елның 22 гыйнварында көндезге вакытта «БлагСтройДорХоз» АҖ, предприятиеләр һәм оешмалар көче белән шәһәрнең үзәк мәйданыннан 700 куб. м дан артык кар чыгарылды.
2020 елның 22-23 гыйнвар төнендә Лениногорскида, шулай ук «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән узган тәүлектә 1600 куб.м. дан артык кар чыгарылды. Карны чыгару Куйбышев (Чайковский ур. – Гагарин ур.), Ленинград ур. (Куйбышев ур. – Булгаков ур.) маршрутлары буенча башкарылды.
Кар чыгару буенча эш 2020 елның 23 гыйнварында 18:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.
Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, юл кырыенда автомобильләрегезне калдырмавыгызны сорыйбыз.