22 гыйнвар көнне Лениногорск шәһәрендә, политехника көллияте базасында, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча "Производствода имгәнүләрне профилактикалау" темасына республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Социаль иминият фонды, "Казан-Восток-Сервис" ҖЧҖ, "Имин хезмәт" ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларының торышы;
- производство травмасын киметү буенча кисәтү чараларын финанслау;
- махсус аяк киеме маркировкалау өлкәсендә РФ законнарына карата таләпләр һәм үзгәрешләр;
- дерматологик саклау чаралары һәм аларны куллануның нәтиҗәлелеге;
- биеклектә эшләгәндә предприятие хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауны тәэмин итүгә комплекслы якын килү;
- түбән температура шартларында эшләгәндә индивидуаль саклану чараларын сайлау кагыйдәләре.
Семинарда катнашучылар игътибарына "Казан-Восток-Сервис" ҖЧҖ тарафыннан оештырылган махсус кием, эш аяк киемнәре, шәхси саклану чаралары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Семинарда Лениногорск, Бөгелмә муниципаль районнары һәм Оренбург өлкәсенең 92 эш бирүчеләреннән 100 дән артык кеше катнашты.