Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 23 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Аязучан болытлы һава. Вакыты белән бераз кар.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -3..-7, көндез максималь һава температурасы -2..-4 градус.