«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 10 нчы урта мәктәптә һәм 12 нче лицейда «Форпост» үзәге активистлары тарафыннан «Таныш булмаган кешеләр белән куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән акция уздырылды.
Үзәк активистлары укучыларны таныш булмаган өлкәннәр белән үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләренә өйрәтү, төрле тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен куллану һәм балаларның алган белемнәрен тикшерү максатыннан профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Шулай ук акциядә катнашучыларның барысына да мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.
Оештыручылар фикеренчә, таныш булмаган кешеләр белән куркынычсызлык кагыйдәләрен һәр бала кечкенәдән белергә һәм үтәргә тиеш. Онытмас өчен аларны ешрак кабатларга кирәк.