Хәзерге вакытта җәмгыятьтә мәгълүмати технологияләр үсеше белән Интернет һәм элемтә чаралары белән бәйле җинаятьләр саны да арта. Заманча мошенниклар елдан-ел уйлап табучанрак була бара, аларның алымнары – тагын да катлаулырак.
Әйтик, 2019 елда Лениногорск муниципаль районы территориясендә 81 җинаять юнәлешендәге мошенниклык теркәлгән. Якынча 50 % - телефон һәм интернет-мошенниклык.
Мошенниклык корбаны булган очракта, бу хакта полициягә 102 яки 8(85595) 2-72-20 телефоны аша хәбәр итегез. Шулай ук махсус хезмәтләрне ашыгыч рәвештә чакыру өчен барлык кәрәзле элемтә операторлары өчен бердәм номер - 112 эшли.