Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы бар икән, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, савыт-саба, сөлгеләр һәм борын яулыклары бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиб авыруга дәвалануны билгеләячәк һәм башка гаилә әгъзалары өчен профилактик чаралар тәкъдим итәчәк. Табиб киңәш иткән очракта, госпитализациядән баш тартмагыз.
Авыруның борын яулыклары, сөлгеләре, урын-җир кирәк-яраклары кулланганнан соң кайнатырга кирәк. Бинаны ешрак җилләтергә һәм көненә кимендә 2 тапкыр дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.
Авыруларны караучыларга саклагыч битлектән файдаланырга, аны 2-3 сәгать саен алыштырып торырга, кулларны сабын белән ешрак юарга яки спирт эремәләре белән юарга киңәш ителә.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.