2020 елның 15 гыйнварында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендәге Шамил Бикчурин исемендәге премияне бирү буенча конкурс комиссиясе «Надежда» ветераннар хоры җитәкчесе Фирүзә Нияз кызы Мирзияновага премия бирергә дигән карар кабул итте.
Аңа ул татар һәм рус телләрендә уку - укыту әсбапларын һәм җыр җыентыкларын булдырганы, милли мәдәниятне популярлаштырганы өчен лаек булды.