2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 ст. 3 өлеше нигезендә карарның нөсхәләре затка электрон документ формасында, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең региональ порталларын кулланып, мондый затның бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлүе һәм мондый затның ризалыгы булганда җибәрелә ала.
Сервис Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы автомобиль хуҗаларына бирелә. Ә хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү 2 минуттан да артык түгел.Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.