Уяу булыгыз һәм мошенниклар тозагына эләкмәгез!

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Игътибар! Мошенниклар гражданнарга РПФ хезмәткәрләре буларак шалтыраталар һәм банк карталары мәгълүматларын РПФдан түләүләрне күчерү өчен сорый. Сак булыгыз! Мошенникларның гамәлләрен булдырмас өчен, өченче затларга шәхси мәгълүматларны фаш итмәгез.

Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фондының бүлек һәм территориаль органнары хезмәткәрләре йорт буенча йөрми, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итеп, СНИЛС номерын, паспорт мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен сорамый.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында Россия Пенсия фонды Идарәсенең клиентлар хезмәтләрендә һәм «мобиль клиент хезмәте» махсуслаштырылган автомобиленең күчмә кабул итүләрендә гамәлгә ашырыла. Барлык хезмәткәрләр дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.

Шулай ук пенсия хезмәтләрен Пенсия фонды сайты ярдәмендә алырга мөмкин: www.pfrf.ru һәм Гражданнарның шәхси кабинеты es.pfrf.ru, яки белгечкә сорау бирергә һәм Пенсия фонды online хезмәтләре белән өйдән чыкмыйча файдаланырга мөмкин. Порталга керү өчен гражданнарга Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) үзләренең хисап язмасын кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International