Лениногорскида узган тәүлектә 750 куб метрдан артык кар чыгарылган

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Лениногорскида 2020 елның 17 гыйнварында «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән, шәһәрнең предприятиеләре һәм төзелеш оешмалары тарафыннан  Үзәк мәйданнан 750 куб.метрдан артык кар чыгарылган, шулай ук «БлагСтройДорХоз» АҖ һәм ишегалды территорияләрен хезмәт күрсәтүче оешмалар көче белән шәһәр урамнарын чистарту эшләре башкарылган.

Кар чыгару эше дәвам итәчәк, 2020 елның 20 гыйнварында  сәгать 07:00 дә Гафиятуллин һәм Краснокамская урамнарында кар чистартылачак.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, урамнарны кардан чистартканда, сезне үз автомобильләрегезне калдырмавыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International