Лениногорск Мәдәният сараенда шәһәр һәм район ветераннары арасында халык иҗаты фестивале узачак

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

22 гыйнварда 13: 00 сәгатьтә Мәдәният сараенда шәһәр һәм район ветераннары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган халык иҗаты фестивале була. Катнашучыларны һәм җанатарлар төркемен чакырабыз.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча уза:
- аерым җырлау;
- вокаль ансамбль;
- вокаль-инструменталь ансамбль;
- хор коллективлары;
- фольклор;
- сәнгатьле уку;
- хореография.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International