Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткә чакыра

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

- полиция патруль-пост хезмәте;

- полициянең участок уполномоченные (югары юридик белемле),

- вәкаләтле вәкил.

Эшкә кандидатлар үзләренең шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге торышы буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәренең хезмәт вазыйфаларын башкарырга сәләтле булырга тиеш.

Эчке эшләр органнарына хезмәткә керүнең иң чик яше-40 яшь.

Тулы соц.пакет:

- хезмәткәрләр форма киемнәре белән тәэмин ителәләр;

- торак урыны төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү алу 10 ел хезмәт итүдән соң мөмкинлек;

- торакны наемга алган өчен акчалата компенсация бирү;

- карьера үсеше;

- еллык түләүле отпуск 30 тәүлеккә кадәр;

- сезгә һәм якын туганнарыгызга түләүсез медицина хезмәте күрсәтү, шулай ук 100% түләүле больничный.;

- Россия Эчке эшләр министрлыгы ял йортларына һәм санаторийларга бушлай юлламалар алу мөмкинлеге;

- тормыш һәм сәламәтлек өчен мәҗбүри дәүләт иминияте каралган;

- Россия ЭЭМ Югары уку йортларында бушлай белем алу мөмкинлеге;

- хезмәткәрләрнең балаларын мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләренә ташламалы рәвештә күчерү хокукы.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә (Лениногорск шәһәре, Агадуллин ур., 20, 1 ст.) яки 2-72-41 телефоны буенча (кадрлар бүлеге) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International