Кичә мәгариф идарәсенең актлар залында Ленин проспектындагы скверны реконструкцияләү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды.
Фикер алышуда Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эльмира Чигина, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Вера Маркелова, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, «Заманча проектлау концепциясе" ҖЧҖ Казан архитекторы, проект остаханәсе җитәкчесе, проект авторы Алмаз Вәлиуллин, ТОС рәисләренең урынбасарлары, Лениногорск шәһәренең актив кешеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова шәһәр халкына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул әлеге чараның киләчәктә проектны үстерү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Инфраструктур үсеш буенча җитәкче урынбасары Эльмира Чигина скверны реконструкцияләү планнары турында сөйләде, бу очрашуның, чыннан да, сыйфатлы яңа җәмәгать пространствосы алу һәм скверны реконструкцияләүгә бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле бүлү өчен мөһим булуын әйтте. Катнашучыларга рәхмәт белдерде, актив катнашырга һәм үз тәкъдимнәрен әйтергә тәкъдим итте.
Көн тәртибендәге беренче сорау белән «Заманча проектлау концепциясе» ҖЧҖ архитекторы Диана Кәлимуллина чыгыш ясады. Ул Ленин урамындагы скверны реконструкцияләү концепциясе проекты турында сөйләде һәм презентацияләде.
Фикер алышу барышында район халкы архитекторларга тәкъдим ителгән проект өчен рәхмәт белдерделәр, сораулар бирделәр һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Тәкъдимнәр һәм теләкләр төрле иде: скверда фотозона ясау, төрле фестивальләр үткәрү, светодиодлы экран яки проектор сатып алу, фонтанны калдыру, зур сәхнә кую, велоюллар кую, китап стендлары һәм уку урыннары урнаштыру һәм башкалар.
Проектны эшләп бетерү барышында архитекторлар тарафыннан актуаль һәм кызыклы тәкъдимнәр каралачак.