Юбилей кичәсе бер сулышта узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лениногорск Мәдәният сараенда Рәшит Шиһап исемендәге татар драма театры җитәкчесе  Мәдинә Сафиуллинаның иҗат кичәсе узды.

Мәдинә Гәрәевна үзенең 80 яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтте.  Аның истәлекле юбилеенда хезмәттәшләре, авылдашлары, сыйныфташлары һәм дуслары катнашты.

Мәдинә Гәрәевнага бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аның район театр сәнгатен  генә түгел, ә республика театр сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Юбилярны  Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова, «Лениногорскнефть» идарәсе ветераннар советы җитәкчесе Миншакир Нуриев, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, «Чишмә» иҗади берләшмәсе вәкилләре, Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Концерт спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды, анда мәдәният сарае артистлары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Юбилей кичәсе тамашачылар күңелендә бары уңай хисләр генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International