Лениногорск районының административ комиссиясе хәбәр итә

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 5 гыйнварында «Балигъ булмаганнарга тоттырыксыз никотинлы продукция, никотин китерүнең электрон системаларын сатуны тыю һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»2009 елның 25 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Әлеге законны кабул итү актуальлеге никотин һәм тәмәке продукциясенең киң һәм тиз таралуына, шулай ук балигъ булмаганнар арасында көчле агуланулар һәм үлемгә китергән очраклар күп булуга нигезләнә.

Закон нигезендә, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2 бүлегенә «Балигъ булмаганнарның тоттырыксыз никотинлы продукция сатуын, никотин китерүнең электрон системаларын сатуны тыюны, шулай ук балигъ булмаганнарны тотрыксыз никотинсыз продукция куллануга җәлеп итүне бозу" дигән 2.16 статьясы кертелгән. Статьяны бозу гражданнарга – өч меңнән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Законның 5 статьясы «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2010 елның 30 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтләр Лениногорск муниципаль районының тәртип саклау җәмәгать пунктлары хезмәткәрләренә тапшырылды.

Җәмәгать судьялары  караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International