Кыш Бабай, Кар кызы, Леопольд һәм ике тычкан образларындагы артистлар балаларга һәм өлкәннәргә онытылмаслык күңелле вакыйга бүләк иттеләр. Ике йөзгә якын тамашачы шушы яңа ел тарихында катнашты. Алар тычканның «хәйләкәр» табышмакларын бергәләп чиштеләр, биеделәр, уйнадылар, җырладылар һәм чын ләззәт алдылар. Программа азагында балаларга Кыш Бабайдан бүләкләр дә эләкте.