“Логос” үзәге балалар өчен Яңа ел уеннары һәм күңел ачу чаралары үткәрде

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Саф һавада әйлән-бәйлән йөрүләр, яңа ел каникуллары вакытында кышкы күңел ачулар  балаларга һәм өлкәннәргә күтәренке кәеф бүләк итте.

Кышкы каникул көннәрендә:  28.12.2019 һәм 05.01.2020  Лениногорск шәһәренең түбән сулыгында  “Логос” психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары бәйрәм үткәрделәр. Балалар  уеннарда  зирәклек, үзара ярдәмчеллек, эмоциональлек, үзләренең физик күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.  Төрле уеннар балалар коллективында уңай, мораль-психологик климат тудырды. Чара ахырында һәр катнашучы бер-берсенә иминлек, бәхет, сәламәтлек, яхшы кәеф теләкләрен җиткерде. Аннары, үзәк белгечләре һәм волонтерлар балаларны Яңа ел белән котлап, татлы призлар һәм истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International